Благовар хәбәрләре
+20 °С
Облачно
ВКОК
Төрлесеннән
16 Сентября , 07:11

Һава торышы алдагы көннәрдә ничек булачак?

Көзнең беренче аенда көндезге температура шактый югары: +20 градустан да артып китә.

Һава торышы алдагы көннәрдә ничек булачак?Һава торышы алдагы көннәрдә ничек булачак?
Һава торышы алдагы көннәрдә ничек булачак?

Сентябрьдә Башкортстанда коры һәм җылы һава торышы хакимлек итә. Көзнең беренче аенда көндезге температура шактый югары: +20 градустан да артып китә.

Синоптиклар метеорологик шартларның кайчан үзгәрәчәген һәм «Әбиләр чуагы»ның күпмегә сузылачагын хәбәр итте. «Фобос» үзәгендә оптимистик фаразлар бирәләр һәм сентябрьнең икенче яртысында җәйге кебек һава торышы вәгъдә итәләр. Шулай да, көндезге һәм төнге температуралар арасында сизелерлек аерма булыр дип көтелә.

20-28 сентябрь аралыгында явым-төшемнәрсез аяз һава урнашачак: төнлә термометр баганасы +14...+17 градус күрсәтәчәк, ә көндез исә +23...+26 градуска кадәр җылыначак.

Сентябрь ахырында салкынайта башлаячак: соңгы көннәрдә көндезге температура +18 градуска, ә төнлә +5 градуска кадәр түбәнәячәк. 6 октябрьдән соң көндез +10 градустан да салкынрак булачак, ә төнлә +1 градуска кадәр суытырга мөмкин. Бу вакытта бераз яңгыр сибәләргә дә ихтимал.

Фото: Виктория ДЕМЕШОВА (Альшеевские вести).

Автор:Админ
Читайте нас