Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2021, 13:37

Башкортстанда халыкны коронавирустан вакциналау башлана. Аның турында нәрсәләрне белү зарур?

Президент Владимир Путин бөтен ил буенча коронавирустан күпләп вакциналауны башларга кушты. Быел республикада миллионнан артык кешегә прививка ясарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта 14 меңнән артык доза «Спутник V» вакцинасы килгән, прививка табибларга, укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә, полицейскийларга ясала. Башкортстанда да, Русиядә дә, иммунлаштырганнан соң, куркыныч нәтиҗәләр һәм үлем очраклары булмады.

Якын арада, яңа партияләр килү белән, вакцинаны теләге булган һәркемгә ясаячаклар. Бу ирекле һәм бушлай! Прививка ясату өчен «Табибка» кушымтасы аша яки поликлиникада язылырга кирәк булачак. Вакциналау тәртибе билгеле булгач та, без бу турыда мотлак җиткерәчәкбез.
Вакциналау турында иң мөһим сорауларга республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, БДМУның эпидемиология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Азат Мөхәммәтҗанов җавап бирде.
Кемгә ярый, ә кемгә юк?
Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешегә ясыйлар. Бернинди дә аерым әзерлек таләп ителми. Иң мөһиме, сездә вакцина ясатуга тыюлар булмаска тиеш. Аларга ел дәвамында инфаркт яки инсульт, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шеш-ләр, В һәм С гепатитлары, сифилис, ВИЧ керә. Хатын-кызларга йөклелеккә тест үткәрергә киңәш ителә. Шулай ук вакциналау алдыннан һәм аннан соң берничә көн алкоголь кулланырга киңәш ителми.
Сез коронавирус белән авырып терелгән очракта да бу вакциналауга каршы күрсәткеч була алмый, Мәскәү табиблары андыйларга «СпутникV»не кулланырга рөхсәт итте. Әмма бу очракта, һичшиксез, табибка авыруыгыз турында әйтегез, ул өстәмә анализлар тапшырырга кирәклеге яки юклыгы турында карар кабул итәчәк.
Әгәр сезгә салкын тигән, яки хроник авыруларыгыз кискенләшкән икән, болар — вакциналау өчен вакытлыча чикләүләр, шуңа күрә ике-дүрт атна көтү хәерлерәк. Авыр булмаган ОРВИ, кискен эчәк авырулары һәм башка чирләр вакытында прививканы температура нормальләшкәннән соң ук ясатырга мөмкин.
Шулай ук, сезгә грипптан яки башка прививка ясаганнар икән, ким дигәндә, 30 көн көтәргә кирәк.
Вакциналау ничек уза?
Прививка ясатыр алдыннан сезне табиб караячак — температураны үлчәячәк, даруларга аллергик реакция булу-булмавы турында сораячак. Коронавируска тестны алдан тапшырырга кирәкми.
Инъекцияне калак сөяге турысына ясыйлар. Вакцина кертелгәннән соң, сездән ярты сәгать поликлиникада утырып торуыгызны сораячаклар — шул рәвешле табиблар организмның вакцинаны нормаль кабул итүенә инаначак. Өч атна интервал белән барлыгы ике инъекция таләп ителә. Беренче этаптан соң саклагыч антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң нәтиҗә ныгый, 42нче көнгә нык һәм озайлы күзәнәк иммунитеты формалаша, ул ике елга якын дәвам итәчәк. Вакцинаның нәтиҗәлелеге — 95 проценттан күбрәк. Бу прививка ясатылган кешенең авыру ихтималлыгы, прививкасызга караганда, 95 процентка кимрәк дигән сүз.
Нинди катлаулылыклар булырга мөмкин?
Барыннан да ешрак грипп белән авырган кебек билгеләр күзәтелә: калтырану, температура күтәрелү, буыннар, мускуллар сызлау, сүлпәнлек, гомум хәлсезлек. Кайчагында инъекция урыны кызара һәм шешә. Гадәттә, болар барысы да ике-өч көннән соң үтә. Прививка ясатучылар арасында күңел болгану, ашказаны авырту, аппетит кимү, лимфа төеннәренең зураюы бик сирәк очракларда гына күзәтелә.
Өзлегүләр куркынычын киметү өчен, вакциналаудан соң берничә көн организмга физик йөкләнешләр бирмәскә, мунчага һәм саунага йөрмәскә, алкоголь кулланмаска, инъекция урынын чылатмаска киңәш ителә
Сорау-җавап
Ни өчен прививкадан соң алкоголь кулланырга ярамый?
Нәрсә ул прививка? Бу организмга көчсезләндерелгән вирус кертү, иммун системасы аны «җиңәргә» һәм алга таба иммунитет булдырырга тиеш, ә моңа вакыт кирәк. Алкоголь — организмга өстәмә йөкләнеш, ул прививканың нәтиҗәлелеген киметә. «Коры закон» турында сүз бармый. Табиблар вакциналауның һәр этабыннан соң нибары өч көн эчмәскә киңәш итә, һәм бу барлык прививкалар өчен дә бердәм таләп.
Әйткәндәй
Ә башка вакциналар булачакмы?
Әлегә барысын да Гамалея исемендәге үзәк эшләгән «Вектор V» препараты белән вакциналыйлар. Русиядә тагын бер вакцина — «Вектор» үзәгенең Новосибирск галимнәре эшләгән «ЭпиВак Корона» теркәлгән. Ул да республикага киләчәк, әмма соңрак – әлегә җитештерүче аны күпләп чыгаруны җайга сала гына.
Американың «Pfizer» вакцинасы әлегә безнең базарда булмаячак, аны җитештерүче Русия территориясендә үз вакцинасын сертификатлаштыру һәм теркәү өчен мөрәҗәгать итмәгән, димәк, аны безнең илдә куллану әлегә законсыз.
Без вакцина ясаткан кешеләрдән тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык. Алар вакцинаны ничек кабул иткән?
Рафаэль Яппаров, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы:
— Мин көн саен бик күп кешеләр белән аралашам, шуңа күрә вакциналау гына мине ковидка бәйле өзлегүләрдән саклый алачак. Инъекцияне яхшы кабул иттем, температура гына бераз, 36,9га кадәр күтәрелде.
Икенче вакцинадан соң бераз хәлсезлек тойдым, тән сызлады, температура күтәрелмәде. Беренче прививкадан соң 42 көн үткәч, анализлар бирдем, барысы да яхшы, саклагыч титр, барысы да тәртиптә.
Ирина Писаренко, Шамонино мәктәбенең информатика укытучысы:
— 2020 ел ахырында безнең районга квота бүлделәр һәм, кем тели, дип сорадылар. Мин уколлардан курыкмыйм һәм, гомумән, вакциналау яклымын, ә монда хезмәттәшем-биолог та: «Әйдә, бу кирәк!» диде.
Без өчәү идек. Безне табиб карады, кан басымын үлчәде, авырмадыкмы, дип сорады. Нәтиҗәдә, бер ханымга вакцина ясатмаска киңәш иттеләр, ә безгә укол кададылар. Бернинди аерым реакция булмады, аннан авыррак уколлар да бар. Аның каравы, күңелем тынычланды: мин авырмаячакмын. Прививка зарарлы, аны ясатканнан соң хәл катлауланачак кына диләр, мин моңа ышанмыйм. Моның алай түгел икәнлеген аңлатырга, күрсәтергә кирәк, ул кирәкле һәм һич кенә дә куркыныч түгел

Марина Белоусова, шәхси клиниканың гинекология бүлеге өлкән шәфкать туташы:
— Прививканы Яңа ел алдыннан эштә ясадылар. Моның алдыннан антитәнчекләргә анализ тапшырдым. Алар юк иде. Дөресен әйтәм, бераз курыктым, әмма авыру тагын да куркынычрак. Уколдан соң кичен бераз тынычсызландым, төнлә начар йокладым.
Икенче көнне иртән баш авырта башлады. Температура күтәрелмәде, әмма бөтен тән һәм күз алмалары сызлады, кулда укол кадаган урын авыртты. Урамга йөрергә чыктым, анда үземне күпкә яхшырак хис иттем. Бу билгеләр бер тәүлек сакланды, ә аннары хәлем җиңеләйде. Шунысы кызык, ике атнадан соң бераз тәм тою сәләтен югалттым, ризыкларның чын тәмен тоймадым, ә исләрне сиздем.

Рафаэль Хәкимов, журналист:
— Кадатыргамы-юкмы — минем алда мондый сорау бөтенләй тормады. Журналист буларак, кызыксынучанлыгым элегрәк мине ковид-госпитальнең «кызыл зона»сына алып килгән иде инде, хәзер иммунлаштыруга китереп җиткерде.
Коронавирустан вакцинаны мин 2021 ел алдыннан — 29 декабрьдә ясаттым, шуңа күрә бәйрәм шампан шәрабын 2 гыйнварда гына күтәрдем.
Препаратны организмга керткәннән соң, беренче симптомнар бер тәүлектән сиздерә башлады: аяк мус- куллары сызлады һәм хәлсезлек биләп алды. Аягымда бер минут басып торсам, шунда ук урындыкка утырасы яки аның аркасына терәләсе килә, хәл бөтенләй юк иде. Бу халәттә мин 36 сәгатькә якын булдым, аннары барысы да узды.
Читайте нас: