Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2020, 23:25

Хәтер - мәңгелек!

Хәтер һәм кайгы көнендә "Хәтер шәме" акциясе узачак.

Бу көнне «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе, "Башкортостан" дәүләт концерт залы, "Бердәм Русия"нең «Яшь Гвардия"се төбәк бүлекчәсе, Милли симфоник оркестр артистлары катнашлыгында "Хәтер шәме" акциясе оештырыла.

Быел Хәтер һәм кайгы көне Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел тулуга багышлана. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана.

Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле чаралар, төрле патриотик акцияләр үткәрелә, дәүләт флаглары төшерелә, Билгесез солдат каберенә, Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Мәңгелек утка чәчәкләр салына.

Нәкъ менә шул көнне «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда үзенчәлекле флешмоб узачак. Акциядә катнашучылар, яшьләр патриотик хәрәкәтләре әгъзалары яу кырларында башын салган солдатлар истәлегенә дистәләгән шәмнәр кабызачак. Акция җәмгыятьнең игътибарын Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионлаган солдатларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Ә бит аларның исемнәре әлегә кадәр билгеле түгел...

- Бу көнне планетадагы тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алалар. Хәтер һәм кайгы көнендә тантаналы чаралар бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә уза. Без республикада менә шундый гадәти булмаган акция белән дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны һәм аларның батырлыкларын искә алырга булдык. Безнең үзенчәлекле хәтер акциясе традициягә әверелер дип ышанабыз, - ди «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

"Нәкъ менә шул көнне, 1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланды, ул илебезнең миллионлаган кешеләре өчен бер фаҗига булды. Шуңа күрә без «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган миллионлаган билгесез геройлар истәлегенә җәмгыятьнең игътибарын шул рәвешле җәлеп итәргә булдык», - дип үз кичерешләре белән уртаклашты концерт залы директоры Вилдан Яруллин.
Чара 24.00 сәгатьтә башлана.

Фото: https://go.mail.ru
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: