Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2020, 23:26

Урман шаулап үссен

25 апрельдән 1 майга кадәр республикада “Яшел Башкортстан” акциясе үтте, аның чикләрендә безнең районда меңләгән агач һәм куак утыртылды. Коронавирус пандемиясе аркасында анда гражданнар җәлеп ителмәде. Агач утырту эше белән “Уфа урман хуҗалыгы”ның Благовар участогы хезмәткәрләре шөгыльләнде.

Акциядә катнашырга теләүчеләр үзләренең участокларында агач һәм куаклар утыртып, фото яисә рәсемен «Яшел Башкортстан» хэштегы куеп социаль челтәрләрдә урнаштыра ала.
Районда агач утыртулар ел саен оештырыла, чөнки без сулаган һаваның сафлыгын тәэмин итүче яшел үсентеләрнең әһәмиятен һәркем яхшы аңлый. Юкка гына урманны планетаның үпкәсе дип атамыйлар бит.
“Уфа урман хуҗалыгы”ның Благовар участогы начальнигы Ильяс Наил улы Тангатаров әйтүенчә, оешма хезмәткәрләре район биләмәсендә утырту өчен 38 меңнән артык үсенте әзерләгән, бу көннәрдә мәгълүм эш 3,1 гектарда башкарылган һәм ул көн саен дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел “Яшел Башкортстан” акциясендә Языково, Былышлы, Мирный, Каргалы, Кашкалаша, Күчәрбай, Таң авыл биләмәләрендә яшәүчеләр активлык күрсәтте. Шулай ук район хакимияте, Үзәк район дәваханәсе, яшүсмерләр-балалар спорт мәктәбе, “Благовар” кулланучылар кооперативы, ветстанция коллективлары үзләренә беркетелгән учас- токларда чыршы һәм нарат утыртты. Языково урта мәктәбе укучылары “Җиңүче-солдат” һәйкәле янында мәктәп тәмамлаучылар аллеясенә нигез салды.

Читайте нас: