Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2019, 11:54

Бүген Караидел районында төзелгән күпер ачылды.

Бүген Караидел районында төзелгән күпер ачылды. Шулай ук, 60 чакрымга сузылган Бөре - Тастүбә - Сатка юлының 10 чакрымы да юлчылар өчен киләчәктә уңайлы булачак.

Бүген Караидел районында төзелгән күпер ачылды. Шулай ук, 60 чакрымга сузылган Бөре - Тастүбә - Сатка юлының 10 чакрымы да юлчылар өчен киләчәктә уңайлы булачак.
Биредәге эшләр өч ел дәвам итте. Проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард сум акча тотынылды. Ул республика бюджетыннан бүленде.
Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин, урындагы халык бу объектның төзелүен 300 ел көтте, диде. Хан заманында монда Екатерина тракты төзелгән булган.
- Республика Башлыгына зур рәхмәтемне белдерәм. Без, чыннан да, бу объектны бик озак көттек, - диде район җитәкчесе.
Читайте нас: