Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2019, 14:40

Информацион белдерү

Башкортстан Республикасы Благовар муниципаль район хакимияте түбәндәге төрләр буенча финанс ярдәме алуга конкурс үткәрелүе турында хәбәр итә:

- кече эшкуарлык субъектларының бизнесны үстерүнең башлангыч стадиясендә планлаштырылган чыгымнарының бер өлешен финанс яктан тәэмин итү максатларында субсидия бирү;
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Русия лизинг оешмалары белән төзелгән лизинг килешүе (килешүләре) буенча лизинг түләүләренә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплау максатында субсидия бирү.
Документлар 2019 елның 17 октябреннән 30ына кадәр кабул ителә. Мөрәҗәгать итү урыны: Языково авылы, Ленин урамы, 37, муниципаль район хакимияте, 211нче бүлмә. Бәйләнеш өчен тел.: (34747) 2-22-73.
Документларны кабул итү вакыты: көн саен (ял, бәйрәм һәм эшләми торган көннәрдән тыш) урындагы вакыт белән 8.30дан 18 сәг. кадәр (төшке ял 13.00-14.30).
Конкурста катнашу буенча тулырак мәгълүмат муниципаль районның рәсми сайтында бирелгән, https://blagovar.bashkortostan.ru/documents/active/217143/ сылтамасы буенча карарга.
В.ГАБДРАХМАНОВ, район хакимияте башлыгы урынбасары.
Читайте нас: