Благовар хәбәрләре
+10 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
5 Октября , 04:39

Юлларда тикшерүләр

Башкортстанда машина йөртүчеләрне тикшерүләр дәвам итә.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Юлларда тикшерүләрЮлларда тикшерүләр
Юлларда тикшерүләр

Төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, бүген иртән ДАИ федераль трассаның түбәндәге участокларында рейдлар үткәрә:

М-5 “Урал” автоюлының 1307 километрында

Уфа-Ырынбур автоюлының 198 километрында

Уфа-Бөре-Яңавыл автоюлының 103 километрында

Р-240 (М12 “Восток”ка керү урыны) автоюлының 6, 101 һәм 113 километрында.

Тикшерүләрнең максаты – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймау.

Руль артында игътибарлы булыгыз һәм юл кагыйдәләрен үтәгез!

Фото: Владимир Севастьянов | Макс каналы.

Автор:Админ
Читайте нас