Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2021, 20:28

Сәламәтлек нигезе – спорт

Спорт белән бәйрәмне бергә берләштерү максатында Техник иҗат йортында “Күңелле стартлар” спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр.

— Укучылар киеренке көрәшкә ныклы әзер иде һәм барлык этапларны узу барышында моны ышанычлы исбат иттеләр. Командаларына җиңү китерү теләкләре шулкадәр көчле иде ки, алар тирә-юньдә барган бернәрсәгә дә игътибар итмичә тик алга омтылдылар, — дип сөйли учреждение методисты Гүзәл Ишбулатова.
Техник иҗат йорты бинасы тирәсе шау-шуга, шат көлү тавышларына күмелде. Барысы да бәхетле иде. Ә балаларның бәхетле йөзләрен күрү – бәйрәмне оештыручы педагоглар эшенә иң зур бәя.
Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әйләнде. Укучы балалар җиңү өчен физик яктан көчле булу гына җитмәвен, ә максатка омтылучан, җыйнак, җитез, тапкыр, ихтыяр көченә ия булырга да кирәклеген аңладылар.
Спорт бәйрәме барган урында атмосфера сөенечле дә, бер үк вакытта киеренке дә булды – чөнки көчлеләр арасыннан иң көчлесе җиңәргә тиеш иде.
Балалар туп, тюбинг, кәшәкәгә бик оста идарә итте. Барысы да тиз эш итүләре, өлгер булулары белән аерылып торды.
Әлбәттә, егылучылар да, шул сәбәпле артта калучылар да булды араларында, әмма бу вак-төякләр һич кенә дә яңадан сафка басарга комачаулык тудырмады.
Ярыш йомгаклары буенча дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Ә соңыннан кышкы уеннардан соң бераз арый төшкән укучылар педагоглар белән бергә чәй эчеп хәл җыю өчен бинага узды.
— Спорт ярышлары безнең өчен һәрчак бәйрәм. Ә теләсә кайсы бәйрәм истә калырлык һәм кызыклы булырга тиеш. Мондый күмәк уеннар катнашучыларга бетмәс шатлык-куаныч бирә. Безнең бәйрәм дә нәкъ шулай килеп чыкты, һәркем канәгать калды, — ди Гүзәл Рәис кызы, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Читайте нас: