Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2021, 20:22

Магомед республика җыелма командасына керде

Бу ябык кына үсмерне ирекле көрәш буенча күп кенә республика һәм бөтенрусия турнирларында җиңү яулаган һөнәри спортчы дип кем генә белә икән? Әмма тышкы кыяфәте артында җиңүчеләргә генә хас какшамас сугышчан холкы, тимердәй нык ихтыяр көче бар аның. Бүгенге героебыз — Языково мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Магомед Исхаков. 2013 елдан башлап ул Уфа шәһәрендәге А.Ф.Әхмәтханов исемендәге спорт мәктәбендә Башкортстан Республикасының ирекле көрәш буенча баш тренеры Әбүбәкәр Алиевта җитди шөгыльләнә.

Хәтта сыйныфташларының күбесе Магомедның шушы сигез ел дәвамында көн саен башкалага тренировкаларга йөрүен белми. Тыйнак һәм аз сүзле булганга, ул спортта ирешкән уңышлары белән мактанырга яратмый. Ә бит 14 яшьлек Магомедның республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге спорт турнирларында яулаган медальләре, кубоклары һәм бүләкләре бик күп. 2019 елда Халыкара турнирда ул үз авырлыгында мактаулы 2 урынны алды. 2нче яшүсмерләр разрядына ия. Ә быелның гыйнварында спортчы ирекле көрәш буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасына керде. Зур өметләр багланган егет Дагыстан Олимпия резервы спорт мәктәбенә чакыру алды, ул үзенең халыкара аренада Русияне данлаучы атаклы спортчылары белән дан тота.
Улының мавыгуына әти-әнисе Светлана Фларид кызы һәм Исхак Магомедрәсүл улы Исхаковлар тулысынча ярдәм итә. Билгеле, нәкъ менә алар үз вакытында улларын спортка алып килгән. Тәүге берничә елда әнисе яки әтисе көн саен аның белән бергә тренировкага барды, ярышларда озатып йөрделәр. Хәзер Магомед инде зур үскән һәм үзе генә йөри. Тренировкаларга, нигездә, якын дусты Салават Сәетгәрәев белән баралар. Ата-анасы каникул вакытында аны Русиянең төрле шәһәрләрендә уза торган барлык җыеннарга җибәрергә тырыша.
Исхаковлар – дүрт бала тәрбияләүче гаилә.
— Магомед безнең иң өлкәне, яшь буенча гына түгел, ә җитдилеге белән дә. Без үзебез дә аның үҗәтлегенә гаҗәпләнәбез. Ни генә булмасын, ул беркайчан да тренировкаларны калдырмый. Энесе һәм сеңелләре өчен җавап- лылыкны бик нечкә тоя. Энесе Аслан да спорт белән актив шөгыльләнә. Аңа күбрәк футбол ошый, — ди әнисе.
Җитди йөкләнешкә карамастан, Магомед белем алуда да сынатмаска тырыша.
— Ул беркайчан да вакыт җитмәүгә яки арыганлыкка сылтанмый, — ди сыйныф җитәкчесе Ләлә Альберт кызы Сафина. — Ике сменада укыганда тренировкага ничек йөрүләрен яхшы хәтерлим, төш вакытына мәктәпкә кайтып җитү өчен Уфага иртәнге җидедәге автобус белән бара торган иде. Магомедка бигрәк тә төгәл фәннәр җиңел бирелә.
Уңышка, зур җиңүгә юл тырышлык бәрабәренә салына. Безнең язманың яшь герое да, шушы юлда очраган авырлыкларны җиңә барып, максатчан рәвештә үз Олимпына атлый.

Читайте нас: