Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2021, 14:48

Пришиб баскетболчылары – финалда

Бишбүләк авылында 2006-2008 елгы егетләр арасында баскетбол буенча БР укучыларының XXIII Спартакиадасының зона этабы үтте. Безнең район исеменнән анда спорт мәктәбе тренер-укытучысы Вячеслав Котов җитәкчелегендәге Пришиб мәктәбе командасы катнашты. Дружина “Юрий Гагарин исемендәге кубок” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабында җиңүләре аркасында сайлап алынды.

Ярышларның төркем ста- диясендә пришиблылар мәйдан хуҗалары – Бишбүләк командасын һәм Чишмә районы егетләрен җиңеп подгруппада беренче урынга чыкты. Хәлиткеч раундта Котовның тәрбияләнүчеләре Бәләбәй баскетболчыларын җиңде. Ярыш финалында безнең егетләр Бүздәк авылы коллективын ышанычлы җиңүгә иреште – исәп 41:11.
Шулай итеп, көндәшләренә бер шанс та калдырмыйча, Благовар районы командасы БР укучылары Спартакиадасының зона этабында җиңү яулады. Команда капитаны һәм лидер Искәндәр Кашапов иң яхшы уенчы дип танылды.
“Благовар спортчылары безне янә шатландырды. Аларның уңышы – тренер-укытучы, шулай ук тоташ спорт мәктәбе коллективының тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Пришиб егетләрен, Вячеслав Котовны һәм әлеге спорт төренә катнашы булган һәркемне Спартакиаданың зона этабында җиңүләре уңаеннан ихлас котлыйм!” — диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Аетова шатлыклары белән уртаклашып.
Пришиб урта мәктәбе В.П.Котов җитәкчелегендә Спартакиаданың финал этабына путевка алды, ул мартта Борайда узачак.
Читайте нас: