Лаеклы ялдабыз дип алар үзләрен йорт мәшәкатьләре һәм сериаллар карау белән генә чикләмәгәннәр, ә, киресенчә, тагын да активрак тормыш алып бара башлаганнар. Берәүләре фольклор ансамбльләрдә катнаша, икенчеләре республикабызның истәлекле урыннарына сәяхәт кыла, концерт-спектакльләргә йөри. Һәм, билгеле, спортны үз итәләр: кемдер скандинавча атлауны хуп күрсә, кемдер чаңгы шуа. Шуның белән җанлы дустанә аралашу, кызыклы шөгыльләрнең нәтиҗәсе дә күз алдында – кәефләре һәрвакыт күтәренке, йөзләре якты, күңелләре яшь. Озын гомерле, сәламәт, шәп, өлгер булырга теләсәгез, сез дә аларга кушыла аласыз.