Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2021, 16:57

Яраткан укытучыбыз хөрмәтенә

Языково мәктәбендә узган елда арабыздан киткән укытучы-оештыручы, РФ Кораллы көчләре ветераны Александр Павлович Панарин истәлегенә спорт турниры узды. Ярышларда районның биш мәктәбеннән егетләр һәм кызлар катнашты.

Чараның тантаналы өлешендә хөрмәтле якташыбыз турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Хезмәттәшләре исеменнән Языково мәктәбе директоры Илшат Вәсимов чыгыш ясады, ул ветеранның нинди яхшы кеше һәм укытучы булуы, коллективның әлеге югалтуны ифрат авыр кичерүе турында сөйләде. Гомеренең соңгы көненә кадәр тыгыз бәйләнештә булган хәрби дуслары да иптәшләрен бик җылы искә алды.
— Александр Павлович үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә бәяләп беткесез өлеш кертте. Ул мәңгелеккә безнең йөрәкләрдә калачак. Аның эше дә онытылмаячак, дип ышанам, бүген яңа традициягә нигез салынды – бу хөрмәтле кеше истәлегенә турнир ел саен үткәреләчәк, — диде район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
Марат Азамат улы билгеләвенчә, якташлары ветеран турында истәлекне кадерләп саклаячак – Языково авылының “Яшел чаукалык” микрорайонындагы бер урамга аның исеме биреләчәк.
Александр Павловичның арабызда булмавына һаман ышанырлык түгел. Менә-менә, һәрвакыттагыча, хәрбиләрчә җыйнак һәм пөхтә киенеп һәм елмаеп ел саен үзе “Ягез әле, егетләр!” турнирын үткәргән спорт залына килеп керер дә командирлар тавышы белән конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итәр сыман... Тик безнең тормышта мондый моментлар башкача булмаячак. Шушы чынбарлыкны күңел кабул итәргә теләми... Ул башлаган эшләрнең дәвам итүен күрү куанычлы. Панаринның эшен хезмәттәшләре, дуслары, яраткан укучылары дәвам итә.
Турнир кысаларында укучылар пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю, перекладинада күтәрелү буенча ярышты. Пневматик винтовкадан атуда Языково мәктәбеннән Самат Шәяхмәтов белән Никита Гафаров иң мәргәннәре булып танылды.
Перекладинада күтәрелүдә 8 сыйныф укучылары арасында Языково мәктәбеннән Дмитрий Шәрипкулов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, 9 сыйныфлар арасында – Мирный- дан Владислав Рудаков, 10 сыйныфлар арасында – Благовардан Алмаз Еникеев, 11 сыйныфлар арасында Языководан Азамат Котышев беренче урынны алды.
Автомат сүтеп җыюда 9 сыйныф укучылары арасында Благовар мәктәбеннән Данил Круг җиңде, 10 сыйныфлар арасында Языково мәктәбеннән Данила Проскура беренче урын алды, 11 сыйныфлар арасында Языководан Альберт Сираҗетдинов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Читайте нас: