Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2021, 17:04

Боксчылар – өченче

10-15 февральдә Уфа шәһәрендә 2005-2006 елларда туган егетләр арасында бокс буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге үтте.

Безнең район намусын СССРның спорт мастеры, спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Марат Әхмәт улы Исхаковның тәрбияләнүчеләре яклады. Бирегә республиканың төрле почмакларыннан тиеш-ле яшь төркемендәге 130дан артык иң яхшы боксчылар килгән иде.
Яшь спортчылар республика башкаласына Русиянең спорт мастеры, тренер-укытучы Алексей Марат улы Исхаков җитәкчелегендә барды. Безнең боксчылар катнашкан бер генә ярыш та диярлек җиңү китерми калмый. Бу юлы да шулай булды. Артем Алексеев һәм Линар Латыйпов, берничә очрашу үткәреп, үзләренең авырлык категорияләрендә почетлы өченче урынны алды.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: