Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2021, 17:02

Безнең футболчылар – иң көчлеләре

Мини-футбол буенча район командасы (җитәкчеләре – спорт мәктәбенең тренер-укытучылары Р.К.Сәгыйтов һәм Д.Ф.Дәүләтҗанов) 2007-2008 елларда туган кызлар арасында Бүздәк авылында узган БР укучыларының XXIII Спартакиадасы зона этабында катнашты.

Бу команда Языково авылында район беренчелегендә җиңү аркасында III этапка путевка алган Мирный урта мәктәбе базасында оештырылды.
Футболчы кызларыбыз матур уен, җиңүгә зур омтылыш күрсәтте һәм көндәшләренә бернинди дә шанс калдырмады. 4 матчта ышанычлы 4 җиңү яулап (гомум исәп 12:1), алар зона ярышларында беренче урын яулады! Наина Галәүтдинова – иң яхшы уенчы, Алеся Нәбиева иң яхшы капкачы дип танылды.
Команда зона уеннары җиңүчесе хокукларында 19-21 мартта Благовещенск шәһәрендә балалар спорт клублары арасында үтәчәк финал этабына путевка алды.
Денис Дәүләтҗанов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: