Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2021, 16:38

Уңыш көчлеләргә елмая

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының район фестивале кысаларында “Кояшкай” лагере базасында белем бирү учреждениеләре һәм өлкәннәр арасында “Русия чаңгы юлы-2021” ярышлары узды.

Күңелле спорт атмосферасы тудырып, бөтен ведомстволар бурычны югары дәрәҗәдә үтәде. Бу күмәк кеше катнаш- лыгындагы чараны район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге оештырды. Судьялар эшен балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары тәэмин итте, Мәдәният сарае хезмәткәрләре матур концерт номерлары белән чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучыларны Туризм һәм туган якны өйрәнү үзәге хезмәткәрләре бик кунакчыл каршы алды: алар кыр кухнясы оештырган иде һәм шунда барысын да тәмле пылау, беленнәр белән сыйладылар.
Ярышлар шәхси беренчелектә үткәрелде. Җиңүчеләр физкультура-спорт комплексының II-IX баскычларында шәхси узышлардагы техник күрсәткечләр буенча билгеләнде. Район тестлау үзәге чаңгычыларның нәтиҗәләрен ГТО АИС сайтында теркәп барды. Трасса үзенә барлыгы 160тан күбрәк кеше җыйды.
Шунысы куанычлы, дистанцияне төрле эшчәнлек өлкәсе, яшь һәм физик әзерлек кешеләре узды. Күпләр гаиләләре, дуслары белән катнашты, кемдер саф һавада ял итте, кемдер тик җиңәргә дигән анык максат белән килгән иде. Бу көнне аларны нәрсә берләштерде? Спортка сөю, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге һәм күңел ачу! Һәм, әйтергә кирәк, барысы да бихисап уңай тәэссоратлар алды.
Киеренке көрәш йомгак- лары буенча 1-3 км дистанцияләрдә призерлар билгеләнде (категориягә бәйле рәвештә). Менә алар җиңүчеләр: II дәрәҗә – А.Мосман, И.Мусургалин (Иске Күчәрбай), III – А.Попов, Д.Игнатенко (Благовар), IV – Э.Шәрипов, Д.Кинҗәгулова (Благовар), V – Д.Колинченко (Благовар), Г.Вилданова (Иске Күчәрбай), VI – И.Әхмәтшина (Мәдәният сарае), Е.Геранин (спорт мәктәбе), VII – И.Иванов, О.Баязитова (Языково авыл Советы), И.Баһаутдинов, М.Кулуева (район хакимияте), И.Хөсниева (үзәк дәваханә).
Фестиваль ахырында 1-3 урыннар яулаучыларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары, медальләр, “Русия чаңгы юлы-2021” башлыклары һәм истәлекле бүләкләр (портатив колонкалар, фитнес-сәгатьләр, тышкы аккумуляторлар) тапшырылды.
P.S. Чаңгы узышларын үткәрү урыны итеп “Кояшкай” балалар лагере базасын сайлап оештыручылар ялгышмаган. Благовар ягының бөтен матурлыгын һәм гүзәллеген гәүдәләндерүче бу урын уңай шартларга бай һәм шундый чаралар үткәрү өчен тәгаенләнгән диярсең. Биредә кабат очрашканга кадәр!
Денис Дәүләтҗанов, спорт мәктәбе тренер-укытучысы.
Читайте нас: