Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2021, 23:57

Марат — җыелма команда лидерлары арасында

Языково авылында матур гомер кичерүче Ямал Вәрис кызы һәм Мәсхүт Мәхмүт улы Хөснетдиновлар яраткан оныклары Марат – Санкт-Петербургның СКА хоккей клубының сәләтле һәм иң яшь һөҗүмчесе белән ихлас горурлана.

Маратның әтисе Азамат Мәсхүт улы Языково урта мәктәбен тәмамлаган, хәрби хезмәткәр, отставкадагы полковник, заманында ул да һәвәскәрләр дәрәҗәсендә хоккей уйнаган.
Спортчы 2002 елның 17 июлендә Мәскәүдә туган. Спорт гәзитләрендә язуларынча, Марат Хөснетдинов карьерасын “Орбита”да – Зеленоград шәһәрендәге мәктәптә башлаган, “Ак аюлар”да уйнаган, ә соңыннан Подольск клубы системасына күчкән, анда Геннадий Курдин – Никита Кучеров, Никита Гусев, Игорь Ожигановның тренеры белән эшләгән. Үзенең кумирлары дип Коннор Макдэвид һәм Сидни Кросбины атый.
Тимурны Милли хоккей лигасының потенциаль уенчысы итеп күрәләр. Белгечләр билгеләвенчә, аңарда элиталы дәрәҗәдәге центрфорвардка хас бөтен сыйфатлар бар: ул шайбага ифрат оста идарә итә, бозда алдан әзерләнмичә дә көтелмәгән хәлләргә әзер тора, яхшы шуа, тизлеге югары, оборонада эшләргә сәләтле, гадел көрәштән курыкмый. Марат үзенең зур булмаган габаритларын да (буе – 176 см, авырлыгы – 75 кг) бик оста файдалана.
Драфтта Хөснетдиновны “Миннесота” икенче раундта сайлый (37 саны астында). “Марат мин игътибар белән күзәтеп барган спортчыларның берсе булды. “Уайлд”ның сайлавы ошый миңа. Ул прогресс ясау өчен “Миннесота”га ифрат кирәкле югары класслы күнекмәләр алган, — диде The Athletic аналитик NHL Network Брайан Лоутон.
Һөҗүм итүченең СКА белән контракты 2021/22 мизгел ахырында тәмамлана. Уенчы киләсе елны Русиядә үткәрәчәген, ә арытаба Америкага күчәргә тырышуын әйтте.
Бу мизгелдә Хөснетдинов беренче тапкыр Континенталь хоккей лигасында уйнады. СКАның бөтен төп көчләре диярлек коронавирус белән авыргач, яшь уенчыларның берсе буларак Маратка шанс бирелә. Һәм 18 яшьлек һөҗүм итүче, матур уен күрсәтеп, ышанычны аклауга ирешә. Лидерлар сафка әйләнеп кайткач, аны армиячеләр матч- ларына 13нче форвард итеп билгели башлыйлар. Яшьләр хоккей лигасында ул 10 матч үткәргән һәм 14 (3+11) очко җыйган. Һәм Игорь Ларионовның аны башта Карьял Кубогына, ә соңыннан Яшьләр дөнья чемпионаты алдыннан әзерләнүгә чакыруына беркем дә гаҗәпләнмәгән. Һәм бу Хөснетдиновның күпчелек егетләрдән бер яшькә кечерәк булуына карамастан. Ларионов Маратны исемлеккә кертеп кенә калмаган, ә аны җыелма команданың ике лидеры – Әмиров белән Подколзин янына тәүге удар звенога куйган. Тәүге очрашуларда беренче өчлек нәтиҗәлелек буенча сөенерлек уйнамый (гәрчә Марат АКШ белән уенда аерылып торса да), аның каравы, Австрия һәм Швециягә каршы әйбәт уен күрсәтәләр. Дүрт очрашудан соң аңарда 5 очко (2+3) һәм шведлар белән овертаймда җиңүле шайба. Менә шуннан соң, Русиядә үзәктән яхшы һөҗүм итүчеләр юк, дип әйтеп карасыннар инде. Районда яшәүчеләр дә тамырлары белән Благовар җиренә бәйләнгән талантлы спортчы белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Читайте нас: