Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2021, 11:27

“Теремок”та – спорт гаиләләре бәйрәме

Табигатькә салкын кыш хуҗа, ә безнең 3 санлы “Теремок” бакчасының спорт залында балалар һәм кунакларның якты елмаюларыннан җып-җылы. Чөнки ул бу көнне импровизацияләнгән стадионга әверелде, анда дистанцион район методик берләшмәсе кысаларында “Әти, әни, мин — спорт гаиләсе” дигән күңел ачу чарасы узды.

Ишбулатовлар, Исламовлар, Брослав һәм Андрияшиннарның тату, кыю һәм тапкыр командалары төрле каршылыкларны җиңеп чыгу һәм конкурс биремнәрен үтәүгә кереште. Ә бу юлда аларны “сугышчан” капитаннары Давид, Илмир, Елизавета һәм Ульяна алга алып бардылар.
Бер-берсен ихластан сәламләп, алар спорт ярышлары сукмагына басты. Дөрес, моның алдыннан аларга Доктор Айболит янында “тикшерү” узарга туры килде, ул барысыннан да канәгать калды, чөнки бәйрәмдә барысы да сәламәт иде.
Каршылыклар полосасында тизлек, гаилә белән яшелчә утыртканда җитезлек таләп ителә, ә автомобильдә бару өчен үзара аңлашу кирәк була.
Әниләргә һәм әтиләргә күптән түгел генә улларын һәм кызларын кулларына күтәреп йөрүләрен искә төшерергә туры килде, хәзер инде үсеп, күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Ә балалар бу көнне әти-әниләренең шат күңелле, ышанычлы булуына тагын бер кат инандылар һәм аларга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Командалар өчен йомшак күңелле доктор Айболит (Ирина Солодова) бик сөенде, ул аларга альбомнар һәм шоколадлар бүләк итте. Чарада Ишбулатовлар гаиләсе җиңеп чыкты, икенче урынны Исламовлар һәм Андрияшиннар бүлеште, пьедесталның өченче баскычына Брослав гаилә командасы күтәрелде. Ә үз уңышларын, гомумән, барлык чаралар кебек үк, алар күренекле якташыбыз, патша армиясе генералы Хаҗиәхмәт Ишбулатов истәлегенә багышладылар. Бу әле аның тууына 170 ел тулуга багышланган чаралар чылбырындагы кечкенә буын гына.
Галина ПОНОМАРЕВА, югары категорияле тәрбияче.
Читайте нас: