Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2021, 11:29

Һәркем җитезлек күрсәтте

Районның яшь хоккейчылары – “Алтын шайба” республика турниры лидерлары арасында.

Әлшәй районының Раевка авылында 2020-2021 елларның кыш мизгелендә А.В.Тарасов исемендәге “Алтын шайба” клубының Бөтенрусия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабы үтте. Шайбалы хоккей буенча районара турнирга Әлшәй, Благовар, Кушнаренко, Дуван, Чишмә районнарыннан һәм Уфа, Стәрлетамак, Салават, Межгорье шәһәрләреннән урта яшь төркеме командалары җыелган иде.
Безнең район командасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Анатолий Аллаяров һәм Денис Дәүләтҗанов җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Благоварлылар ярышны Стәрлетамак хоккейчылары белән уйнаудан башлады. “Юрматлар” яхшы әзерләнүләрен күрсәтте, әмма уңыш безнекеләр ягында булды. Тигез уенда безнең хоккейчылар 1:0 исәбе белән җиңде. Икенче уенда Межгорье шәһәре егетләре белән көч сынаштылар. Урындагы бозга өйрәнеп алган һәм дулкынлануларын җиңгән егетләребез матчны 5:0 исәбе белән тәмамладылар.
Шушы ук көн кичендә боз хуҗалары белән йомгаклау уены булды. “Темп” шулай итеп бер көндә өч тапкыр бозга чыкты, арулары күренеп тора иде. Әлшәйлеләрнең үзләрендә уйнаулары үзенекен итте. Җанатарларының көчле ярдәме белән тик алга йөгерделәр, ахыр чиктә өстенлекне кулларына алдылар һәм подгруппада беренче урынга чыктылар. Языково егетләре – икенче.
Финал уеннарында Аллаяров һәм Дәүләтҗановның тәрбияләнүчеләре бронза медаль өчен Кушнаренко хоккейчыларына каршылык күрсәтте. Кызганычка каршы, авыр һәм киеренке көрәш көндәшләребезнең җиңүе белән тәмамланды. Ярыш йомгаклары буенча Благовар районы дүртенче урынны алды. Әмма, әйтергә кирәк, “Алтын шайба” турнирында шәһәр һәм көчле авыл командалары арасында иң көчле дүрт команда исәбенә керү – ул бик яхшы нәтиҗә! Лаеклы чыгыш ясаган өчен бонус сыйфатында хоккейчылар өчен бассейнга поход оештырылды. Туган районнарына яшь спортчылар уңай хис-тойгылар һәм тәэссоратлар белән күтәренке кәефтә кайттылар.
“Яшь спортчыларыбыз бер дигән тәҗрибә алды. Күпләр мондый югары дәрәҗә ярыш- ларда беренчегә генә катнашты. Шуңа карамастан, һәркем җитезлек, осталык, ихтыяр көче һәм характер ныклыгы күрсәтте. Даими күнегүләр дәвам итәчәк һәм, алда торган ярышларда һичшиксез почет пьедесталына күтәрелербез, дип ышанабыз”, — диде шайбалы хоккей буенча тренер-укытучы Анатолий Аллаяров, киләчәккә зур өметләр баглап.
Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, спорт мәктәбе тренер-укытучысы.
Читайте нас: