Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2021, 18:34

Турнир тренер истәлегенә багышланды

Топоринкада 2004 елда һәм аннан соң туган егетләр арасында үткән 3х3 шайбалы хоккей буенча ачык район турниры спорт мәктәбе тренер-укытучысы Анатолий Сухов истәлегенә багышланды. Боз тартмасына “Топоринка”, Языковоның “Темп”, Мирныйның “Восход”, Бүздәк районының “Аюлар” командалары җыелды.

Ярышларны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Альберт Локмановның финанс ярдәме һәм район хакимияте булышлыгында, шулай ук, инициативалы кешеләр ярдәмендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үткәрде.
Анатолий Петрович Сухов җәмгыятьтә зур ихтирам казанган, талантлы педагог булып танылган иде. Аның хөрмәтенә оештырылган турнир традиционга әйләнер, дип ышанабыз. Чарага Анатолий Петровичның якыннары да килгән иде. Рәсми өлешендә хатыны Ольга Сухова сүз тотты. Аның дулкынландыргыч чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Оештыручылар Ольга Николаевнага истәлекле бүләк тапшырды.
Менә ярышлар ачык дип игълан ителде. Спортчылар беренче матчка әзерләнә; теләге булганнар спорт мәктәбенең фойесында тамак ялгап алды. О.Сухова, Е.Сухова, З.Кашапова, А.Рамазанова аларны бутербродлар, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Ярымфиналда хуҗалар – Языково уенчылары, ә Мирный хоккейчылары бүздәклеләр белән очрашты. Уен гаделлеге Р.Галимов җаваплылыгында булды.
Урындагы һәм Языково егетләренең көрәшен күзәтәбез. Әйтергә кирәк: мини-хоккей — параметрлар аркасында һөҗүм итүләр тизлеге белән аерылып торучы гадәти булмаган ярыш төре. Бу формат топоринлыларга яхшы таныш. Гамәлдә дә шулай булып чыкты: кунаклар уенга өйрәнеп киткәнче “Топоринка” шайба арты шайба кертте. Һәм хуҗалар, һичкөтмәгәндә, әмма ышанычлы төстә 12:4 исәбе белән җиңеп, финалга чыктылар.
Икенче көрәштә, әйтүебезчә, Мирный һәм Уртакүл спортчылары финалга чыгу өчен көч сынашты. Ярыш “Восход” дружинасының тоталь контроле астында үтте. “Аюлар” уннан артык голга ике тапкыр гына җавап бирә алды. “Башцик” 12:2 исәбе белән финалга үтте.
Хәлиткеч ярышлар алдыннан тагын бер тапкыр бозны чистартып чыктылар. Боз тартмасы тирәли бик күп тамашачы җыелды.
Өченче урын өчен “Темп” һәм “Аюлар” уйнады. 2:0 исәбе белән өстенлек алып, бүздәклеләр интрига тудырды. Әмма, шуны гына көткәндәй, район үзәге хоккейчылары бар көчләрен туплап, һөҗүмгә ташланды һәм көндәшләрен 10:5 исәбе белән “тар-мар итте”. Финалга хис-тойгылар кыза гына барды. Алтын медальләр өчен Мирный мәктәбе вәкилләре көрәште.
Җанатарлар үзләренең дәртләндерү сүзләре, кул чабулары, сызгырулары белән яраткан спортчыларын җиңүгә илһамландырды. Топоринкалылар аларның зур ярдәмен һәм аннан да зуррак җаваплылык тойды. Үз өеңдә диварлар да ярдәм итә: боз тартмасындагы һәр квадрат сантиметр белән яхшы таныш булган хуҗалар бик ышанычлы уйнадылар. Нәтиҗәдә Суховның тәрбияләнүчеләре ныклык күрсәтеп, 3:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр! Шулай булмыйча, Анатолий Петрович егетләрне әнә ничек яхшы әзерләгән, чыныктырган, менә дигән күркәм тәрбия биргән ич. Һәм тренер-укытучының истәлегенә багышланган турнир аның спортчыларының лаеклы җиңүе белән тәмамланды.
Арбитрның сызгыруыннан соң арена әйтеп аңлата алмаслык атмосферага чумды: тирә-якта җанатарларның “Афәрин”, “Браво” дигән сүзләре яңгырап торды, триумфаторлар да шатлыкларын яшермәде.
Шулай итеп, турнирда Денис Дәүләтҗанов җитәкчелегендәге “Топоринка” командасы җиңде. Икенче урынга тренер-укытучы Рөстәм Сәгый- товның тәрбияләнүчеләре – Мирный дружинасы чыкты, өченче урында – Языково спортчылары (җит. Анатолий Аллаяров).
Уен йомгаклары буенча Тимур Кашапов (Топоринка) – иң яхшы капкачы, Ильяс Гыйләҗев (Языково) – иң яхшы сакчы, Владислав Рудаков (Мирный) – иң оста һөҗүм итүче, Айбулат Рамазанов (Топоринка) – иң оста уенчы, Рушан Галимов (Языково) иң яхшы судья дип танылды.
Җиңүче һәм призерлар, иң яхшы хоккейчылар кубок, грамота белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга истәлек-ле призлар тапшырылды.
Спортчылар, барысы бер булып, шундый матур турнир үткәргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде, ә Ольга Николаевна, “Топоринка” хоккейчылары авылдашлары, тугры җанатарлары белән бергә һәм яуланган кубокны тотып, кадерле әти, ир, укытучы, гаиләсен, балаларын һәм эшен чиксез яраткан кешегә хөрмәт күрсәтү өчен, тренер-укытучы А.П.Суховның каберенә юл алды.
Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, спорт мәктәбе тренер-укытучысы.
Читайте нас: