Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2021, 00:29

Проектта катнашучылар сертификат алды

2015 елдан “Сәламәт буын – көчле төбәк” спорт-белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Аның бурычы спорт әзерлеге программасына күчү белән иртә профильле спорт ориентациясе системасында физик тәрбия бирүнең тирәнәйтелгән курс моделен апробацияләү һәм кертүдән гыйбарәт.

2017 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе башлангычы буенча безнең районда да проект эшли башлады. Бүген ул Языково, Мирный, Таң, Благовар, Первомайский урта мәктәпләрендә гамәлгә ашырыла. Әлеге вакытта “Сәламәт буын – көчле төбәк” программасы буенча спорт мәктәбендә 171 укучыдан торган 9 сыйныф уңышлы шөгыльләнә.
Физик әзерлелекнең төп күрсәткече булып ГТО комплексы нормативларын тапшыру йомгаклары тора. Узган елда укучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” системасы нормаларын үтәделәр. ГТОны тестлау үзәге мәгълүматлары буенча, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Сынауларны үтеп, алар Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын, көмеш, бронза билгеләрен алды.
Шушы көннәрдә укучыларга һәм мәктәпләргә БР Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгыннан “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектында катнашуларын раслаучы таныклыклар тапшырылды.
Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатында таныклыкларны проект гамәлгә ашырылган һәр уку йортында аерым тапшырдылар. “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектында катнашу таныклыклары һәм отличие билгеләре БР Спорт әзерлеге үзәге тарафыннан районга җибәрелде.
Сертификатларга 2019 елда республика спорт-белем бирү хәрәкәтенә кушылучылар ия булды. Анда катнашучылар саны алга таба арта барыр дип ышанасы килә.
Илгиз ХАЛИКОВ, спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: