Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2021, 00:34

Благовар мәктәбе чаңгы ярышында җиңде

Благовар авылында 2006-2008 елда туганнар арасында укучыларның XXIII Спартакиадасы зачетына чаңгы буенча район ярышлары узды. Беренчелектә 11 команда катнашты. Нәтиҗәләр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексы зачетына кертелде.

Әйтергә кирәк, мондый чараларны оештырганда алдан алып барылган сыйфатлы әзерлек мөһим роль уйный. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Үтү юллары һәм машина тукталышлары кардан яхшы итеп чистартылган. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре чаңгы трассасын Благовар авыл биләмәсе ярдәме белән әзерләделәр. Шәхси эшкуар И.Гобәйдуллин да кирәкле ярдәм күрсәткән. “Благовар” кулланучылар кооперативы – камыр ризыклары, Благовар мәктәбе кайнар чәй белән тәэмин итте.
Чараның рәсми өлешеннән соң ярышлар башланды. Призлар өчен кызу көрәш барды. Чаңгыда узышу йомгаклары буенча гомум команда беренчелегендә Благовар мәктәбе укучылары җиңде, икенче урында – Иске Күчәрбай, өченче урында – Пришиб спортчылары.
Җиңүчеләр һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ.
Читайте нас: