Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2021, 23:34

Благоварда кышкы балык тоту үзенчәлекләре

Шимбә көнне иртән иртүк Языково авылындагы Кармасан елгасы янында халык шау-гөр килеп торды. Бу көнне биредә чәмле күңелле балыкчылар җыелган иде.

Быел балык тоту буенча ачык район турниры өченче тапкыр үткәрелде. “Яшь” булуына карамастан, бу чара благоварлылар арасында аеруча популяр. Бу юлы да турнирда катнашырга теләүчеләр җитәрлек иде — 40тан артык кеше, алар арасында өлкәннәр генә түгел, балалар да бар.
Хәер, узган елгы турнирлар күрсәткәнчә, балык тотуга, мәхәббәт кебек үк, барлык яшьтәгеләр дә буйсына, шулай ук, балыкчылар арасында гүзәл затлар да аз түгел.
Һава торышы балыкчыларга бик хуш килде. Кышка охшамаганча җылы да, җилсез дә булды. Балыкчыларның ярышка ничек әзерләнүләрен күзәтү кызык иде. Һәркайсының үз серләре бар икән, алар моны ачып салырга ашыкмый. Кышын балык тотарга яратучыларның кайберләре эшкә керешкәнче, тулы бер ритуал башкара, әзерлекне тикшерә. Гомумән, һәр балыкчының үз алымы бар: кемдер бер урында йөзмәләрне карап утыра, ә икенчесе боз буйлап “йөгерүне” һәм төрле урыннарда бәкеләр бораулауны өстен күрә. Биредә чын балыкчылар дуслыгын күрергә була иде — тәҗрибәле балыкчылар яшьрәкләргә киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша, дәртләндерә.
Теләсә нинди ярышлардагы кебек үк, балык тотуда да уңыш кирәк. Һәм ул бу көнне Олег Тупицо ягында булды. Нәкъ менә ул иң күп балык тотты – 697 грамм һәм иң зур балыгы 367 граммга тартты. Хатын-кызлар арасында җиңүне яшь балыкчы Дарина Школина яулады, ә балалар арасында — Камил Закиров, әйткәндәй, ул турнирда беренче ел гына катнашмый.
Әмма иң мөһиме, әлбәттә инде, тотылган балык саны түгел, ә чараның барысына да күтәренке кәеф, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итүе. Кешеләр бу көнне табигатьтә, саф һавада үткәрделәр, күптәнге танышларын очраттылар, рәхәтләнеп аралаштылар. Кайберләренең гаиләләре белән килүләрен күрү бик күңелле булды.
Ул арада ярда барлык балыкчыларны кайнар уха порциясе көтә иде инде, аны теләгән һәркем татый алды. Табигать шартларында әзерләнгәч, ул аеруча хуш исле һәм тәмле иде.
Ярыш җиңүчеләрне бүләкләү һәм күмәкләп фотога төшүләр белән тәмамланды. Барлык оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт!

Читайте нас: