Благовар хәбәрләре
+23 °С
Ясно
ВКОК
Спорт
24 Июля 2019, 13:39

Безнең кызлар - дөнья чемпионы!

Ил Президенты Владимир Путин фехтование буенча Русия хатын-кызлар җыелма командасын дөнья чемпионатында җиңү белән котлады.

Ил Президенты Владимир Путин фехтование буенча Русия хатын-кызлар җыелма командасын дөнья чемпионатында җиңү белән котлады. Команда составында Уфа рапирачылары Анастасия Иванова һәм Аделина Заһидуллина, шулай ук, Инна Дериглазова һәм Лариса Коробейникова бар иде.
Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә җибәргән телеграммада болай диелә:
"Хөрмәтле спортчылар! Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!
Сез дөнья чемпионатында безнең җыелма команданың уңышларын арттырдыгыз, илебез спортының югары казанышлары тарихына тагын бер якты сәхифә яздыгыз, үзегезне нык, бердәм, яхшы әзерлекле команда буларак күрсәттегез.
Әлбәттә, сезнең тренерларыгызны билгеләп үтәргә кирәк. Алар сезгә максатларга ирешергә, ярышларда лаеклы чыгыш ясарга ярдәм итә.
Сезгә алга таба да уңышлар телим!"
#ВладимирПутин
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас