Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Спорт
23 Июля 2019, 14:19

Татарстаннан җиңү белән!

Июльнең 17сеннән 21енә кадәр балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы шәһәрендә үткән шосседагы велоспорт буенча ачык Татарстан Беренчелегендә катнашты.

Июльнең 17сеннән 21енә кадәр балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы шәһәрендә үткән шосседагы велоспорт буенча ачык Татарстан Беренчелегендә катнашты. Безнең район намусын анда тренерлар Р.Янбаев белән Е.Геранин кул астында шөгыльләнүче Ангелина Заһирова, Даяна Кинҗәгулова, Артур Геранин, Сергей Кочерян, Искәндәр Кашапов, Нияз Низамов, Станислав Стаценко, Данил Еникеев яклады.
Күрше республикада ярышларда катнашу укучылар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле булган. Команда әгъзаларының яртысы велоспорт буенча – 1, яртысы 2 разряд нормативларын үтәгән.
Ярышларның тәүге көнендә үк Ангелина (20 км арада) һәм Даяна үзләренең яшь категориясендә 3нче урынны алган. Икенче көнне “критериум” дисциплинасында Ангелина 2нче урынны яулаган һәм тагын бер баскычка югары күтәрелгән (12 км), ә Даяна, 8 километр дистанциядә балл җыеп, 4нче урынны алган.
Ярыш программасы буенча өченче көнгә аерым старттан шәхсән узышу билгеләнгән иде. Һава торышы спортчылар файдасына булмаса да (каршы җил), кызлар бар көчләрен салып җиңүгә омтылды һәм алдынгы урыннар яулауга иреште: Ангелина – беренче, Даяна икенче урында. Афәрин, кызлар!
Татарстанда үткән ярышларда егетләр, призлы урын алмасалар да, үз дисциплиналарында иң яхшы спортчылар унлыгына керделәр, шуның белән спорт разрядлары нормативын үтәделәр.
Тренерлар Руслан Янбаев белән Евгений Геранин өч көн дәвамында тәрбияләнүчеләрен бер минутка да калдырмады, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тордылар, җиңүгә дәртләндерделәр. Механик ролен башкаручы водитель Владимир Милушкин да ярдәмгә һәрчак әзер булды, велосипедлар бераз “көйсезләнә” башлау белән кимчелекләрне бетерергә ашыкты.
Район хакимиятенә һәм спорт мәктәбенә рәхмәт, алар ярышка баруда финанс ярдәме күрсәтте. Шулай ук, балаларының спорт тормышын оештыруда актив катнашучы ата-аналарга зур рәхмәт.
Читайте нас