Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Спорт
19 Июля 2019, 08:48

Спорт проблемалары хәл ителә

Район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов күптән түгел структур подразделениеләр һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, шулай ук, авыл биләмәләре башлыкларын һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен чакырып спортны үстерүгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча киңәйтелгән утырыш үткәрде.

Киңәшмә түгәрәк өстәл форматында үтте, һәм анда спортның төрле өлкәләрендә ирешелгән уңышлар санап үтелде, шуның белән бергә кайбер җитешсезлекләр билгеләнде.
Бүгенге көндә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү районның социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Спортны алга җибәрү максатында берничә этаптан торган эш алып барыла. Бездә спортның бокс, футбол, минифутбол, велоспорт, спорт туризмы кебек төрләре яхшы куелган. Якын киләчәктә Каргалы авыл биләмәсе территориясендә самбо мәктәбе ачылачак.
Юрий Александрович белдерүенчә, әлеге очрашуның төп максаты киңәшмәдә катнашучыларга үз фикерләрен белдерү, мәгълүмат уртаклашу мөмкинлеге бирү һәм анык башкару вакытлары билгеләнгән эш планын төзүдән гыйбарәт.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас