Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Спорт
15 Июля 2019, 12:46

Безнең спортчылар Татарстанга бара

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында 12-13 һәм 14-15 яшьлек кыз һәм егетләр арасында велоспорт буенча Башкортстан Кубогына шәхсән беренчелекнең алтынчы этабы үтте.

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында 12-13 һәм 14-15 яшьлек кыз һәм егетләр арасында велоспорт буенча Башкортстан Кубогына шәхсән беренчелекнең алтынчы этабы үтте.
Благовар районы командасы составында тренерлар Руслан Янбаев һәм Евгений Геранин җитәкчелегендә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Ангелина Заһирова, Даяна Кинҗәгулова, Сергей Кочерян, Искәндәр Кашапов, Станислав Стаценко катнашты. Кызлар һәрвакыттагыча өметне аклады. Ангелина, көндәшләрен 6 минутка узып, 25 чакрым араны үтеп, беренчелекне яулады. Ә Даянага өченче урынны яуларга бары тик 17 секунд җитмәде.
Егетләр арасында Сергей беренче унлыкка керде һәм тугызынчы урынны яулады. Станислав (унбишенче урын) һәм Искәндәр (унҗиденче урын), шулай ук, иң яхшы егерме спортчы исемлегенә керде.
Читайте нас