Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Спорт
21 Июня 2019, 12:30

Боксчылар сынатмый

Район боксчылары авырлыктан курыкмый — монысы бәхәссез. Ярышларга баралар икән, җиңмичә кайтмыйлар. Уфа шәһәрендә оештырылган ачык беренчелектә дә безнең боксчылар Идел буе һәм Урал шәһәрләреннән килгән катнашучылар арасында иң яхшылар сафында булды. Ә ярыш бик киеренке шартларда үтте.

Мәгълүм колачлы чарада Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең бокс буенча тренер-преподавателе Марат Исхаков тәрбияләнүчеләре катнашты. Аларның һәркайсы ярышка тик җиңү өчен генә барды һәм моны даими раслап торды. Нәтиҗәдә беренче урынга Линар Латыйпов лаек булды, икенчедә — Артем Гыйрфанов, өченче урында Карина Исхакова.
— Ярышларның өч көне дә бик бай эчтәлекле булды. Боксчылар тулы куәтендә эшләде. Кем өчендер бу турнир беренчесе булды, шуңа, нәрсә дә булса килеп чыкмаган икән, борчылырга урын юк, артабан барырга кирәк. Алда безне бик күп җиңүләр көтә. Ни кызганыч, һәрвакыт без теләгәнчә генә булмый, әмма без авырлыклардан курыкмыйбыз, һәм бергә мәгълүм спорт төрен популяр һәм мавыктыргыч итәчәкбез, — дип уртаклашты безнең белән тренер Марат Әхмәт улы.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас