Бу көнне мәктәпләрдә флешмоб, күңелле старт һәм физзарядка, эстафета, станцияләр буйлап сәяхәт, волейбол, пионербол буенча ярышлар, саф һавада сәламәтлек дәресе кебек мавыктыргыч чаралар оештырылды.
Шулай ук, мәктәп укучылары ГТО комплексы нормативларын тапшыруда катнашты. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә урманга экскурсияләр оештырылды, укучылар анда табигый каршылыкларны җиңеп чыкты.
Күмәкләшеп йөгерү, гаилә кроссы, халык һәм милли спорт төрләре буенча фестиваль, флешмоблар, укучылар һәм әти-әниләр арасында футбол, волейбол буенча дусларча уен, төрле акцияләр шимбә чараларының иң популяр төрләре булды.
Физкультура-спорт чараларын үткәрү урыннары, җиһазлар һәм инвентарь алдан әзерләнде, ярышлар графигы да алдан төзелде. Педагоглар-оештыручылар спорт шимбәсендә укучыларның һәм әти-әниләрнең актив катнашуын билгели.
Чараның максаты — мәктәп укучылары арасында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру, шимбә көннәрендә бердәм тәрбия мохите тудыру, актив ялны, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау.
Билгеле булуынча, тематик шимбәләр, Башкортстан вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсенә ярашлы, “Мәгарифтә күтәрелеш” 1нче мәктәп форумы нәтиҗәләре кысаларында үткәрелде.