"Безнең илдә шахмат һәрвакыт бик популяр булды. Без хаклы рәвештә илебез шахмат мәктәбенең күренекле вәкилләре белән горурланабыз, алар үзләренең триумфаль җиңүләре һәм казанышлары белән илебезне бөтен дөньяга таныттылар.
Русиядә шахмат үсешенә быел 50 еллыгын билгеләп үтүче атаклы «Ак ладья» турниры зур өлеш кертте.
Аның күп кенә катнашучылары өчен ул киләчәк уңышларына юлдагы әһәмиятле этап булды, аларга беренче тапкыр үзләре турында белдерергә, ярыш тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек бирде.
50нче «Ак ладья» ярышлары югары дәрәҗәдә узар, иҗади, дустанә атмосфера озак сакланыр дип ышанам", - диелә сәламләү хатында.