Барлык яңалыклар
Спорт
30 Май 2019, 11:14

Боксчылар Кингисеппны яулады

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Топоринка авылындагы бүлек боксчылары (җитәкчеләре – тренер-преподаватель Марат Исхаков) Ленинград өлкәсенең Кингисепп шәһәрендә ел саен үткәрелүче традицион турнирда катнашты.

Ю.А.Шадрин исемендәге “Россонь” балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге Русиянең һәм Эстониянең төрле почмакларыннан килгән мәгълүм спорт төре вәкилләре өчен ишекләрен кунакчыл ачты. Җиңүче исеме өчен 125 спортчы көрәште. Безнең республикадан Благовар һәм Стәрлетамак боксчылары катнашты.
Турнирны ачу тантанасына билгеле спортчылар һәм тренерлар, Кингисеппның Бокс федерациясе президенты Борис Гольдемберг, район хакимияте башлыгы Александр Сергеев килгән иде.
Ярышлар беренче көннән үк башланды. Кемдер җиңде, кемдер җиңелде, әмма тамашачылар, рингта барган вакыйгаларны күзәтеп, егетләрнең барысының да кыю көрәшүен һәм көчле ихтыярлы булуына инанды.
Безнең районнан яшь боксчылар Станислав Дейниченко, Артем Алексеев, Илнар Вәлимөхәммәтов өчәр ярыш үткәрде һәм барысы да финалга барып җитте. Үз авырлык категориясендә көч һәм техника буенча Станислав Дейниченкога җитүчеләр булмады. Барлык уеннарда да җиңү яулап, ул турнирның алтын призеры булды. Артем Алексеев һәм Илнар Вәлимөхәммәтов та матур уен күрсәтте, тик җиңү таҗын алыр өчен егетләргә бер адым җитмәде — аларда көмеш медаль.
Турнир ахырында ярышта җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләделәр. Егетләргә медаль, грамота, статуэткалар тапшырылды. Ленинград өлкәсенең Бокс федерациясе рәисе Б.Гольдемберг безнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Топоринка авылындагы бүлек тренеры М.Исхаковка судья сыйфатында һөнәри һәм объектив бәяләгәне һәм Кингисепп шәһәре көненә багышланган бокс буенча традицион турнирны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Боксчыларны чираттагы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Аларга ирешелгәннәрдә генә туктап калмауларын, үз-үзләренә ышануларын, көн дә ихтыяр көчен ныгытуларын, уңышка кыю адымнар белән атлауларын һәм җиңүгә өмет белән яшәүләрен телибез!
Снежана Дейниченко.
Читайте нас: