Быел чара Бишбүләк районында уздырыла. Аны республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Бишбүләк районы хакимияте һәм Төбәк армреслинг федерациясе оештыра.
- Ярышта катнашучылар ике төркемгә бүленә: беренчесе - авыл районнары, икенчесе - шәһәр округлары, - ди әлеге министрлыкның әйдәүче киңәшчесе Радмир Әпсәләмов. - Авыл спорт уеннары анда яшәүче халыкка файдалы ял оештыру өчен шартлар тудыру, физкультура-спорт эшен камилләштерү һәм авыл спортчыларының осталыгын арттыру максатында үткәрелә. Былтыр бу ярышларда 17 команда катнашкан иде. Быел 20 команда һәм 140тан артык кеше катнашыр, дип көтелә.
Армреслинг - ике кешенең кул көрәштерүе. Тәү карашка җиңел генә тоелса да, ул спортның авыр һәм хәвефле төре исәпләнә.
Бу борынгы спорт төре узган гасырның алтмышынчы елларында Америкада тергезелгән. Туксанынчы елларда СССРда таралу ала. Русиядә һәм дөньяда армреслинг буенча турнирлар һәм чемпионатлар даими үткәрелә.