Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Спорт
24 Мая 2019, 13:07

Первомайлылар җиңде

Районда укучыларның 21нче спартакиадасы зачетына җиңел атлетика буенча ярышлар үтте, алар Җиңү бәйрәменә багышланды.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе мәйданында ун команда очрашты, алар 60, 600, 800 метрга йөгерүдә һәм йөгереп килеп ераклыкка сикерүдә көч сынашты.

Көн эссе булуга карамастан, ярышучылар җиңүгә көчле ихтыяр күрсәтте һәм югары нәтиҗәгә ирешергә тырышты. Һәм бу аларның кулыннан килде!

Урта белем бирү мәктәпләре арасыннан гомум зачетта первомайлылар уңыш яулады, пьедесталның икенче баскычына благоварлылар күтәрелде, Языково командасы өченче урынга лаек булды.

Төп гомум белем бирү мәктәпләре арасында беренче урынны Коб-Покровка командасы яулады, икенче урын — Каргалы командасында.

Гомум зачетта җиңүчеләргә тантаналы шартларда кубоклар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды, шәхси беренчелектә җиңүчеләр Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнде.

С.Аетова, ярышларның баш судьясы.
Читайте нас