Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2019, 14:18

ГТО благоварлыларны берләштерә

Биш ел элек 24 март көнне Русия Президенты РФда ГТО комплексын кертү турында Указга кул куйган иде.

Шушы көннәрдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә әлеге истәлекле датага багышланган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале үткәрелде. Чараны спорт мәктәбе директоры, шул ук вакытта ярышларның баш судьясы Илгиз Халиков җитәкчелегендәге педагоглар һәм тренерлар оештырды һәм спорт бәйгесен чын бәйрәмгә әйләндерү өчен бар тырышлыгын салды.

Фестивальдә катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Илшат Баһаутдинов тәбрикләде һәм ГТО нормаларын уңышлы тапшыруларын теләде. Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге, Мәдәният сараеның яшь артистлары башкаруындагы концерт номерлары чарага бәйрәм кәефе өстәде.

Фестивальнең тантаналы өлешендә район территориясендә ГТО комплексын популярлаштыруда һәм үстерүдә зур өлеш кертүче оешма һәм учреждение вәкилләренә район хакимияте һәм яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук, җыелучыларның дәррәү алкышлавы астында 2018 ел йомгаклары буенча бөтен кирәкле сынау нормативларын уңышлы үтәгән катнашучылар ГТО комплексының отличие билгеләре белән бүләкләнде. Рәсми өлеш Русия һәм Башкортстан гимннарын тыңлау белән тәмамланды.

Бу көнне ГТО нормативларын үтәү хокукы 13 мәктәптән 122 укучыга (6-17 яшьлекләр) бирелде. Спорт сөючеләр түбәндәге сынауларны үтәргә тиеш иде: аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм турайту, биек перекладинада күтәрелү, баскан урыннан ике аякта ераклыкка сикерү, гимнастика эскәмиясенә басып алга иелү һ.б.. Ярыш йомгаклары буенча гомум команда зачетында төп гомум белем бирү мәктәпләре арасында Коб-Покровка мәктәбе спортчыларына җитүче булмады, почет пьедесталының икенче баскычында – Шырлык мәктәбе, өченче баскычта – Каргалы мәктәбе укучылары. Урта гомум белем бирү мәктәпләре арасында беренчелекне Иске Күчәрбай мәктәбе алды, Первомайский мәктәбе командасы алардан чак кына калышты, Благовар мәктәбе спортчылары – өченче урында.

Шәхси беренчелектә кызлар арасында тәүге баскычта беренче урынны Иске Күчәрбай мәктәбеннән Аделина Мосман яулады, икенче баскычта – Благовардан Полина Фролова, өченче баскычта Коб-Покровка мәктәбеннән Азалия Хәйруллина чыкты, дүртенче баскычта – Первомайскийдан Снежана Моор, бишенче баскычта – Иске Күчәрбайдан Гөлназ Вилданова.

Малайлар һәм егетләр арасында үзләренең яшь баскычларында беренче урынга –Иске Күчәрбай мәктәбеннән Илназ Мусургалин, Марк Хашев, Языководан – Камил Шәймиев, Первомайскийдан – Вадим Быль, Иске Күчәрбайдан Раджабали Мирзоев чыкты.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.


Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.



Читайте нас: