Благовар мәктәбе укучылары яхшы әзерлекле булуларын күрсәтте, алар 1нче урынга лаек булды һәм 6 призлы урынны алды. Иске Күчәрбайдан килгән чаңгычылар да, башкаларга матур үрнәк күрсәтеп, икенче урынга лаек булды һәм шулай ук 6 призлы урынны яулады. Языково укучылары — пьедесталның өченче баскычында.
Яшь спортчылар ГТО баскычының III, IV һәм V категорияләрендә чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, 18 призлы урынның 12се көчле командалар өчлегендә.
Хезмәт коллективлары арасында ДЮСШ хезмәткәрләренә тиңнәр булмады, Пришиб урта мәктәбе җыелма командасы — икенче, Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре — өченче урында.
Чарада катнашучылар әлеге спорт вакыйгасыннан зур канәгатьлек алды һәм вакытларын бик файдалы үткәрде. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, истәлекле медальләр, ярыш логотибы төшерелгән баш киемнәре, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Денис Дәүләтҗанов, БДУның журналистика факультеты студенты.