Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 12:59

Сезонны ябу

Языково авылының спорт комплексында мини-футбол сезонын ябуга багышланган йолдызлар матчы үтте.

Анда беренчелек чемпионы “Спутник” һәм Благовар футбол лигасы җыелма командалары катнашты.

Уен карарга бик күп кеше килгән иде. Ярышташлар көярмәннәрне сөендереп бик матур уен күрсәтте. Мәйданчык хуҗалары контрольне үз кулына алды.

Җыелма команда уенчылары ничек кенә тырышмасын, Языково футболчылары капка янында хәвефле моментлар булдыруга юл куймады. Бәйрәм ахырында да БФЛлар каршы команда капкасына берничә тапкыр һөҗүм итеп карады, тик уңышсыз килеп чыкты. Исәп – 8:0.

Йолдызлар матчында катнашучылар зур осталык күрсәтеп, җанатарларына чиксез шатлыклы минутлар бүләк итте, күз ачып йомган арада тәвәккәл карарлар кабул итүләре һәм яхшы комбинацияләре белән таң калдырды. Шулай итеп, Языково спортчылары иң көчле команда булуларын тагын бер исбат итте. Уңышлы чыгыш ясаулары белән аларны ихлас котлыйбыз! Сезон бик уңышлы үтте.

Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, БФЛ рәисе.
Читайте нас: