Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 12:54

Салкын бозда уен кызу булды

Спорт мәктәбе каршындагы боз аренасында 2002 елда һәм аннан соң туган егетләр арасында хоккей буенча ачык район турниры үтте.

Кар явып тору уенчыларны да , көярмәннәрне дә һич куркытмады: иртән иртүк мәйданчыкта спорт атмосферасы тантана итте.

Ярыш спорт мәктәбе директоры И.Ә.Халиковның егетләргә мөрәҗәгате белән башланып китте.

Турнирда Языково, Мирный, Чишмә спортчылары катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә кемнең көчлерәк булуы ачыкланды. Хәлиткеч уенда боз хуҗалары һәм Чишмә хоккейчылары очрашты. Чара БР Яшьләр хоккей лигасы чемпионатының төркем этабының йомгаклау туры чикләрендә үтте.

Благоварлылар лаеклы чыгыш ясады, әмма буллитлар сериясендә кунаклар өстенлек алды. Шулай итеп, беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә: Чишмә – беренче, Языково – икенче, Мирный – өченче урында.

Уен йомгаклары буенча Языководан Иршат Зәйлалов – иң яхшы капкачы, Мирныйдан Андрей Макаров – иң яхшы сакчы, Чишмәдән Дмитрий Михайлин – иң яхшы һөҗүм итүче, Рафаэль Карачурин иң яхшы уенчы булып танылды.

Призерларга наградалар тапшырылды.

Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, БХЛ рәисе.
Читайте нас: