Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2019, 18:03

“Безнең өмет бозы” — районда

Мәгълүм исем астында тимераякта шуу спорты буенча бөтенрусия ярышлары кысаларында Мирный авылы хоккей кортында урындагы егетләр-кызлар һәм Топоринка спортчылары арасында ярыш үтте.

Беренчелекне “Прометей” үсмерләр клубы белән берлектә район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге оештырды. “Башцик-арена” мәйданы иллегә якын катнашучыны һәм көярмәнне җыйды. Ярышлар өч яшь категориясендә үтте. Кызлар һәм малайлар, алдынгылыкны яулау ниятендә, ихтыяр көчен, спортта сәләтен күрсәтте. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә шорт-трек буенча беренчелектә көчлеләр ачыкланды. “2001-2002 елда туган егетләр” категориясендә М.Гришин җиңү яулады, М.Хәкимов — финалчы. “2003-2004 елда туган егетләр” категориясендә Р.Галимов — беренче, Н.Галәүтдинов — икенче, А.Рамазанов өченче урынга лаек булды. “2005-2006 елда туган егетләр” категориясендә М.Аветисян финишка беренче булып килде, В.Рудаков — икенче, В.Ларионов өченче урында. “2005-2006 елда туган кызлар” категориясендә Н.Галәүтдинова уңышка иреште, икенче урында — А.Рудакова, өченчедә А.Ибәтуллина.

Шулай ук мәгълүм вакыйга чикләрендә эстафета оештырылды. Җиңүчеләр медальләр, Мактау грамоталары һәм сувенирлар белән бүләкләнде. Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм вымпеллар тапшырылды.

“Чараның төп бурычы — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка күпләп җәлеп итү һәм районда тимераякта шуу спортын үстерү. Бәйрәм югары оештыру дәрәҗәсендә үтте һәм укучыларга чагу тәэссоратлар бүләк итте”, — дип йомгак ясады район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге баш белгече И.Гафанов.

Денис Дәүләтҗанов, авыл хәбәрчесе.
Читайте нас: