Барлык яңалыклар
Спорт
26 февраль 2019, 18:31

Боксчылар Стәрлетамакта да сынатмады

14-16 февральдә Стәрлетамакта Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган яугир-интернационалистлар истәлегенә һәм совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган бокс буенча республика турниры үтте.

Благовар боксчылары әлеге колачлы чарада актив катнашты, башка катнашучылар белән яугир-интернационалистлар стеласына чәчәкләр салды, һәлак булган солдатларны искә алды.

Ярышка районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән җиде боксчы — Марат Исхаков тәрбияләнүчеләре барды.

Киеренке көрәштә Станислав Дейниченко, Артем Алексеев, Никита Чанышев үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Артем Гыйрфанов һәм Илья Кашин — турнирның көмеш призерлары. Илнар Вәлимөхәммәтов һәм Линар Латыйпов та лаеклы уен күрсәтте һәм өченче урынга лаек булды. Тренерлары белән бергә без, әти-әниләре һәм дуслары, спортчыларга көч-куәт өстәп тордык. Благовар боксчыларының чираттагы тапкыр үзләрен иң яхшылары икәнен дәлилләгәне өчен чиксез шатбыз!

Снежана Дейниченко.
Читайте нас: