Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар 2019, 17:31

Ямакай спортчылары турында онытмасыннар иде

Авыл мәдәният йортында мавыгулар буенча спорт клубы эшләп килә.

Оештыручысы — Ямакай авыл Советы авыл биләмәсе депутаты Вадим Байков, шул ук вакытта ул — футбол командасы капитаны да. Ә аның тату һәм бердәм командасында Нияз Карачурин, Артур Аетов, Айнур Түләков, Денис Шәяхмәтов, Мират һәм Иршат Зәйлаловлар, Алексей Попов, Юрий Чинчик, Илфат Зәйлалов, Рушан Карачурин, Артур Түләков һәм Рузил Байков уйный.

Үзәктән ерак яшәсәк тә һәм теге яки бу шөгыль өчен мөмкинлекләрне шәһәрнеке белән чагыштырып булмаса да, безнең егетләр кәефләрен төшерми. Үз акчаларына футбол туплары сатып алдылар, спорт залында футбол капкалары ясап, көн саен анда күнекмәләр үткәрәләр, футбол буенча район турнирына әзерләнәләр. Моңардан тыш, безнең спортчылар кул көрәше, гер күтәрү һәм спортның башка бик күп төрләре белән шөгыльләнә. Район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлегенең Ямакай спортчыларына күбрәк игътибар бүлүен, аларны районда һәм аннан читтә үтүче ярышларга чакыруларын телибез. Төпкел авылда да спорт үссен, яшьләребез спортны яратсын һәм сәламәт булсын.

Айсылу Карачурина.
Читайте нас: