Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2019, 11:35

Спорт һәм хезмәт – аерылгысыз

Бүген районның мәгариф өлкәсендә үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча зур эш алып барыла. Монда, физик активлыкның, сәламәт яшәү рәвешенең һәм җиңүгә омтылышның зур әһәмияткә ия булуын үз мисалларында исбат итеп, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре тон бирә.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында һәм Языково урта мәктәбе спорт залларында үткән “Сәламәтлек-2019” спартакиадасы барышында үзләренең спорт һәм файдалы ялга бәйлелекләрен күрсәтеп, алар моны тагын бер исбат итте. Чара мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы һәм спорт мәктәбе тарафыннан оештырылган иде.

Стартка 96 кеше чыкты, алар территориаль билгеләренә карап, 6 командага бүленде, ягъни һәр командага берничә күрше мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение керде.

Ярыш барышын күзәтү һәм хезмәттәшләрен, укытучыларын, тренерларны дәртләндерү, көч-дәрт биреп тору максатында бик күп тамашачы килгән иде. Спартакиадада катнашучылар өчен төшке аш оештырылды. Спорт мәктәбе директоры И.Ә.Халиков әйтүенчә, Кармасан елгасында чаңгы юлын кардан чистартып, чарага әзерләнүдә Языково авыл Советы хакимияте, Дмитрий Школин зур ярдәм күрсәткән.

Спартакиада һәр катнашучы күңелендә якты хатирә калдырды. Күпчелек педагоглар, югары нәтиҗәләргә ирешеп, бүләкләр җыелмасын тагын да тулыландырды. Мондый чаралар — бердәмлек рухын ныгыту, командаларны берләштерү, дусларча аралашу өчен бер дигән мөмкинлек.

Гомум команда зачетында Пришиб (анда Пришиб, Кашкалаша, Шырлык, Алексеевка авыл мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре керә), Языково (Языково, Коб-Покровка), Мирный (Первомайский, Дмитриевка, Мирный, Троицкий) зоналары һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләре командасы (спорт мәктәбе, Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге, Иҗат йорты, мәгариф бүлеге) алдынгылык бирмәде. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубок, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярыш йомгаклары буенча иң яхшы спортчылардан торган команда төзелде, ул Туймазы шәһәрендә үтәчәк республика ярышында катнаша.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.


Евгений Геранин – балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавателе. Ул — благоварлыларның яңа һәм ифрат өметле буын вәкиле. Берничә ел элек без аның велосипед буенча республика ярышында җиңүе турында язган идек. Евгений Олимпиягә әзерлек үзәгендә уку үтте. Бүген балалар белән велосипед һәм чаңгы спорты буенча күнегүләр алып бара. Яшь булуына карамастан, аңа 21 яшь, Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайткан һәм менә, озак уйлап тормыйча, туган ягында эшләргә булган. Спартакиадада командасы өчен призлы урын яулап, ул да үзен яхшы яктан күрсәтте.
Читайте нас: