Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2019, 11:33

Кышын да футбол уйнап була

26 гыйнварда Пришиб авылында кардагы футбол буенча ел саен үткәрелүче турнир була, аны “Спецгазтехсервис” оешмасы һәм район хакимияте ярдәме белән Благовар футбол лигасы оештыра.

Анда район коллективлары катнашачак. Спортчылар өчен җылы киенү-чишенү бүлмәләре әзерләячәкләр һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәкләр. Уеннар мәктәп стадионының ике кырында үтәчәк. Форматы: 5 уенчы һәм 1 капкачы. Команда квотасы: 10 уенчы.

“Мондый кышкы беренчелек икенче тапкыр үткәрелә. Былтыр СГТС командасы җиңү яулаган иде. Кардагы футбол — мәгълүм уен төрен үстерүнең яңа этабы. Спорт бәйрәмендә актив катнашырга чакырабыз!” — ди төп оештыручы Илшат Хәсәнов.

Чара сәгать 10да башлана. Иң яхшы футболчыларны бүләкләр (кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр) көтә. Ярышларда катнашырга теләсәгез, БФЛның мәгълүматлар төркемендә фикер алышуларда дружинаның исемен язу да җитә.

Спорт бәйрәменнән читтә калмагыз! Кызу булачак!

Денис Дәүләтҗанов, БДУның журналистика факультеты студенты.
Читайте нас: