Барлык яңалыклар
Спорт
16 гыйнвар 2019, 10:55

“Салават Юлаев”та яңа спорт директоры

“Салават Юлаев” хоккей клубының яңа спорт директоры итеп 50 яшьлек Василий Чижов билгеләнде. Элек бу постны Роман Беляев биләгән иде. Клуб Роман Сергеевичка эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм аңа һөнәри карьерасында уңышлар теләде.

асилий Анатольевич Чижов Уфада туган.
«Авангард» (Уфа, 1984/85), «Салават Юлаев» (1985-88, 1994-97), «Таллэкс» (Таллин, 1988-90), «Кренгольм» (Нарва, 1990/91), «Неман» (Гродно, 1991-94), «Рубин» (Төмән, 1994-97), «Амур» (Хабаровск, 1997) командалары өчен уйнады.
“Салават Юлаев” клубы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, уенчы буларак, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры (1985), үсмерләр арасында СССР беренчелегенең (1986), Белоруссия чемпионатының (1993/96) көмеш призеры, шулай ук МХЛ чемпионатының бронза призеры (1995/96) һәм Русия чемпионатының бронза призеры (1996/97).
«Салават Юлаев-2» (2008/09) һәм «Торос» (2009-11, 2016/17) командаларының баш тренеры, «Салават Юлаев» (2011-15) командасының өлкән тренеры булып эшләде. Тренер буларак казанышлары: Русия чемпионатының көмеш (2013/14), бронза призеры (2015/16) һәм КХЛ чемпионатының бронза призеры (2013/14, 2015/16).
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: