Барлык яңалыклар
Спорт
16 гыйнвар 2019, 10:48

Көрәш чын ир-егет характерын формалаштыра

Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 18 яшькә кадәр егетләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеген карады.

Уфаның 5нче интернат-мәктәбе спорт залында узган ярышларда Уфа, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Яңавыл, Белорет һәм башка районнардан 100дән артык спортчы катнашты. Алар арасында Русия җыелма командасы әгъзалары Алан Амриев, Данил Назаров һәм Никита Криницын да бар иде.
Җиңүчеләр һәм призерлар 11 авырлык категориясендә билгеләнде. Төбәк җитәкчесе 65 килограммга кадәр авырлыктагы спортчыларга медальләр тапшырды. Алтын медальне Данил Назаров яулады, көмеш медальгә Эрик Шамилов лаек булды, бронзаны Заур Самедов һәм Адель Шәйхивәлиев бүлештеләр.
Ярыш йомгаклары буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен Башкортстан җыелма командасы тупланачак. Чара Пермь краенда 29 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак.
Радий Хәбиров, шулай ук, спорткомплекс мөмкинлекләре белән танышты, тренерлар һәм Башкортстанның Спорт көрәше федерациясе җитәкчелеге белән республикада спортның бу төрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
– Мин монда балаларның спорт мөмкинлекләрен карарга махсус рәвештә килдем. Болар барысы да дулкынландыра. Шунда ук балачагыңны, яшьлегеңне искә төшерәсең, – диде Радий Хәбиров. – Гомумән, балалар ныклы, көчле, яхшы кешеләр булып үссен өчен спорт бик мөһим. Ә һәрбер үсмер өчен көрәш – дөрес спорт төре, ул чын ир-егет холкын формалаштыра.
Читайте нас: