Барлык яңалыклар
Спорт
14 гыйнвар 2019, 14:13

"Мин дә футбол уйнарга яратам!"

Бүген, 12 гыйнварда, Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Уфа" футбол клубы генеральный директоры Шамил Газизов, баш тренер Дмитрий Кириченко һәм команда уенчысы Дмитрий Живоглядов белән очрашты. Очрашуда клубның Попечительләр советы рәисе Ростислав Морзагулов катнашты.

Төбәктә футболга ярдәм итү мәсьәләләре, команданың үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
- Барыннан да элек, Сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки кыска гына вакыт эчендә сез шактый җитди уңышларга ирештегез. Мин үзем дә футбол фанаты, футбол уйнарга яратам, футбол өчен җан атам, - диде республика җитәкчесе.
Ул командага һәрвакыт югарыга омтылуны, тагын да зур уңышларга ирешүне теләде.
- Стадион төзү идеясе барлыгын беләм һәм ул безгә кирәк дип саныйм. Әмма эш барышында фикер алышырга кирәк булган мәсьәләләр бар. Чөнки заказчылар барыбер сез булачаксыз. Билгеле, без аны төзиячәкбез, ә аннары карап торачакбыз, җыештырачакбыз. Ә ул эшләми. Безгә шундый стадионны уйларга кирәк. Балалар иртәнге сигездән шунда керсен, ә өлкәннәр төнлә генә чыксын. Ул тулы режимда эшләргә тиеш, - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, спортның, аерым алганда футболның яшь буын өчен өлге булуын аерым билгеләп үтте җитәкче.
- Югары казанышлар спорты - ул яхшы. Әмма иң мөһиме - киңкүләм спорт. Футболчыларыбызның яшьләр белән ешрак очрашуын, мәктәпләргә йөрүен, балалар спорт мәктәпләре чараларында катнашуын, республика һәм яшь балалар тормышы белән яшәвен сорыйм, - диде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: