Барлык яңалыклар
Спорт
11 гыйнвар 2019, 16:32

“Салават Юлаев”ка ярдәм булачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” хоккей клубының баш тренеры Николай Цулыгин һәм команда капитаны Григорий Панин белән очрашты. Алар төбәктә хоккейга булышлык итү мәсьәләсен, клуб үсеше преспективаларын тикшерде.

–“Салават Юлаев” – безнең барысы да. 60нчы елларда нигез салынган, данлы җиңүләре булган клубны үстерү – безнең җаваплылык. “Башнефть” җәмгыяте белән дә әлеге мәсьәләне тикшердек һәм клуб, һичшиксез, ярдәм алачак. Шулай ук, футболга һәм спортның башка профессиональ төрләренә дә ярдәм күрсәтеләчәк, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта төбәкләргә профессиональ спорт ни дәрәҗәдә кирәк, дигән сорау туа. Миндә булган идарә һәм спорт тәҗрибәсе күрсәтүенчә, югары казанышлы спорт булган, дистәләгән малай Радулов, Умарк, Живоглядов һәм Слайны күреп үскән җирдә киңкүләм спорт нәтиҗәлерәк үсешә.
Читайте нас: