Барлык яңалыклар
Спорт
9 гыйнвар 2019, 12:58

Безнең боксчыларга тиңнәр юк

Бокс мәктәбендә тәрбияләнүчеләр узган елны уңышлы тәмамлады.

Уфа шәһәрендә үткән бокс буенча республика Чемпионатында һәм Беренчелегендә Топоринка бүлегенең яшь спортчылары Илһам Сафин белән Артем Алексеев үзләренең авырлык категориясендә җиңү яулады. Бу спортчыларның үзләре өчен дә, тренерлары – бокс буенча СССРның спорт мастеры Марат Исхаков өчен дә зур яңа ел бүләгенә әйләнде.

Биредә 800 спортчы иң көчле боксчы исеме өчен көрәште. Ике рингта барган ярышлар 6 көнгә сузылды.

Безнең боксчы яшьләр ирешелгәннәр белән генә тынычланырга уйламый. Алар өчен каникул да юк, алда көтелгән ярышларда тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү өчен бүген дә тырышып шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: