Барлык яңалыклар
Спорт
24 декабрь 2018, 12:58

Сезонны ачтык!

Шайбалы хоккей иң популяр һәм мавыктыргыч кышкы спорт төрләренең берсе булып тора.

Районда балалар һәм үсмерләр хоккеен популярлаштыру һәм үстерү, шайбалы хоккей белән шөгыльләнүче балаларның осталык дәрәҗәсен күтәрү максатында шушы көннәрдә спорт мәктәбенең хоккей тартмасы базасында уку-өйрәнү төркемнәре командалары арасында беренче турнир үтте. Шулай итеп, яңа хоккей сезонын тренерлар А.Ш.Аллаяров (Языково), Р.К.Сәгыйтов (Мирный), А.П.Сухов (Топоринка) җитәкчелегендәге өч төркем башлап җибәрде.

Яшь хоккейчылар үзләрен бозда ышанычлы тотты һәм матур уен күрсәтте. Боз мәйданчыгының бер очыннан икенчесенә тиз, җиңел һәм егылуларсыз барып җитеп, көндәшләренең капкасына шайба ыргыттылар.

Команда әгъзаларының бер-берсенә ярдәмчел булуы да игътибарга лаек. Кызу көрәштән соң алар бер-берсен куәтләп кул кысышты. Бер-береңә ихтирамлы булу – осталык билгесе дип юкка әйтмиләр бит.

Уен нәтиҗәләре буенча кубокны Языково командасы яулады, икенче урында – Мирный, өченче урында Топоринка командалары. Языководан Рушан Галимов белән Топоринкадан Айбулат Рамазанов иң яхшы уенчылар дип танылды һәм грамота белән бүләкләнде.

Светлана АЕТОВА,

спорт мәктәбенең өлкән тренер-преподавателе.
Читайте нас: