Барлык яңалыклар
Спорт
19 декабрь 2018, 11:04

Бәйгедә дуслык җиңде!

Бүген "Уфа-Арена" боз сараенда Русия-Кытай яшьләренең ll кышкы уеннарын ябу тантанасы узды. Анда Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русиянең спорт министры урынбасары Сергей Косилов һәм Русиянең атказанган тренеры Вячеслав Фетисов катнаштылар.

– Кадерле дуслар! Сезне ярышларны ябу тантанасында сәламлим! Русия һәм Кытай - инде күптән стратегик партнерлар, шул исәптән спортта да. Бу ярышлар илләр арасындагы багланышларны тагын да ныгыта. Гадел бәйге ярышларда катнашучыларга да, җанатарларга да ләззәт һәм шатлык бүләк итте.
Бу уеннар ике илнең 200 спортчысын берләштерде. Кытай үзен шорт-тректа лидер итеп күрсәтте, ә Русия - хоккей, чаңгы һәм сноубордта. Ярышларда катнашкан барлык катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәтлемен. Әлеге ярышлар җанатарлар хәтерендә иң җылы хатирәләр калдырыр дип ышанам, – дип билгеләде Константин Толкачев.
Шулай ук, чара барышында Вячеслав Фетисов яшь хоккейчыларны медальләр белән бүләкләде һәм спортчыларның үзара гел дус булуын теләде.
Нәтиҗәдә, Русия спортчылары 41 медаль яулады: шуларның 18е - алтын, 13е - көмеш, 10ы - бронза. Кытай спортчылары безнекеләрдән азга гына калыша: алар исәбендә 31 медаль. Әммә оештыручылар билгеләвенчә, бу бәйгедә дуслык җиңде.
Фото: Ример Насретдинов фотосы
Читайте нас: