Барлык яңалыклар
Спорт
17 декабрь 2018, 11:09

Ярышлар зур киеренкелек белән үтә

Русия-Кытай кышкы яшьләр уеннары ярышларының беренче көне узды. Русия спортчылары уңышлы старт алды.

Хоккей буенча Русия җыелма командасы Кытай командасын 14:0 исәбе белән җиңде. Киләсе матч иртәгә 15:00 сәгатьтә башлана.
Русиянең фигуралы шуучылары да уңышлы чыгыш ясады. Диана Девис һәм Глеб Смолкин беренче чыгышларыннан соң алдынгы урында бара. Икенче урында — Полина Иваненко һәм Даниил Карпов. Кытай спортчылары – өченче урында.
Чаңгы ярышларында кызлар - 5, ә егетләр 10 километр дистанцияләрендә бәйге тотты. Кызлар арасында финишка беренче булып Русия спортчысы Диана Алексеева, икенче — Яна Блинова, өченче булып Кытайдан Тун Жэнь килде.
Егетләр арасында призлы урыннарны Русия спортчылары яулады. Кытай спортчыларының иң яхшысы Тан Цзинхэ финишка дүртенче булып килде.
Шулай ук, Кытай вәкилләре шорт-трек буенча ярышларда иң яхшылары булды.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: