Барлык яңалыклар
Спорт
7 декабрь 2018, 11:51

Алинә Заһитовага "Ел спортчысы" исеме бирелде

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды.

4 декабрьдә Мәскәүдә 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Русия Федерациясенең Спорт министрлыгы быелгы Милли спорт премиясе лауреатларын 11 номинациядә 18 җиңүчене атады.
Алинә Заһитова "Русия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче дип танылды. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.
16 яшьлек фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады, Европа һәм Русия чемпионатларында җиңде.
Фото: rgym.info
Читайте нас: